Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

Юл һәлакәте Екатериновка авылы тирәсендә М7 «Волга» трассасының 868нче чакрымында булган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте Екатериновка авылы тирәсендә М7 «Волга» трассасының 868нче чакрымында булган. Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген 11.30 сәгатьтә килгән.

 «ДАФ» һәм «Мерседес» йөк машиналары бәрелешү аркасында, аларның йөртүчеләре үлгән.