Питрәч районында авариядә ир-ат һәм баланың гомере өзелгән – фото

Трассада җиңел машина "ГАЗель" белән бәрелешкән.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ») Бүген 18.26 сәгатьтә бердәм диспетчер хезмәтенең 112 номерына Татарстанның Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр һәлак булуы турында хәбәр килә.РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбгат хезмәте хәбәр иткәнчә, Иске Шигали авылы һәм Питрәч арасындагы трассаның 10нчы чакрымында “ГАЗель” белән “Нексия” бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә “Нексия”нең 34 яшьлек йөртүчесе һәм аның 10 яшьлек пассажиры шунда ук җан биргән.“ГАЗель” рулендә утырган 30 яшьлек ир-атның аяк-куллары җәрәхәтләнгән.