Төрекмәнстан Президенты L-410 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Минзәлә янында һәлакәткә дучар булган очкычта16 кеше һәлак булды.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Төрекмәнстан лидеры Горбангулы Бердымөхәмәдов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка кичә республиканың Минзәлә районында булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.   

«Минзәлә шәһәре янында Л-410 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә, тирән кайгыларны уртаклашам. Төрекмәнстан халкы һәм Хөкүмәте исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән югалтуларга һәм зыян күрүләргә бәйле бу авыр вакытта һәлак булганнарның барлык туганнарына һәм якыннарына сабырлык, шулай ук зыян күрүчеләргә тиз арада савыгу теләкләребезне җиткерүегезне сорыйм», — дип язды Бердымөхәмәдов.

L-410 самолеты Россия ДОСААФына карый, ул 10 октябрьдә иртәнге 9.11 сәгатьтә Минзәлә янында һәлакәткә дучар булды. Бортта 22 кеше булып, шуларның 16сы һәлак булган.