Рязань өлкәсе Диния нәзарәте Фатыйма Тугеева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Касыйм татарларының мөселман, мәдәни традицияләрен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертте.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 10 октябрьдә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә табиб-стоматолог Фатыйма Әхмәт кызы Тугеева 94 яшендә вафат булган. Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешма коллективы хөрмәтле Фатыйма Әхмәт кызының үлеме сәбәпле, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул 1927 елның 18 июнендә Кытайда туган, аның әтисе шунда эшләгән. 1932 елда гаилә туган җирләренә Касыйм шәһәренә кайта. 2007 елда Фатыйма Тугеевага «Касыйм шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Фатыйма Тугеева Касыйм татарларының мөселман, мәдәни традицияләрен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертте. Ул Касыйм шәһәренең якшәмбе мәктәбендә укучыларга татар теле һәм мәдәнияте буенча дәресләр укыткан. Аның иҗтимагый эшчәнлеге Касыйм территориясендә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән иде.

Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасы коллективы хөрмәтле Фатыйма Әхмәт кызының үлеме сәбәпле, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.