Казанда танылган балалар хирургы Яхъя Мостафин вафат булды

56 ел гомерен сәламәтлек өлкәсенә багышлаган табибка 75 яшь тулган иде.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Узган шимбәдә танылган балалар хирургы, Балалар Республика клиник хастаханәсенең пешү бүлеге мөдире Яхъя Мостафин вафат булды. Бу хакта мәгълүмат Балалар Республика клиник хастаханәсенең Instagram рәсми аккаунтында барлыкка килде.

«Безнең кадерле һәм яраткан Мостафин Яхъя Мостафа улы вафат булуын кайгылы хәлдә хәбәр итәбез. Үз һөнәренең остасы булган һәм искиткеч әлеге кеше турында хатирәләр безнең күңелләрдә озак сакланыр», – диелгән хәбәрдә.   

Мостафинның гомуми табиблык стажы 56 ел тәшкил итте, шуларның 28 елын ул Балалар Республика клиник хастаханәсенә багышлады. Соңгы 10 елда Яхъя Мостафин Балалар Республика клиник хастаханәсенең пешү бүлеген җитәкли.

Кичә Балалар Республика клиник хастаханәсе янындагы паркта табиб белән хушлашу булды. Табиб Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләнде. Яхъя Мостафинга 75 яшь тулган иде.