Казанда светофорның кызыл уты янганда юл аша чыккан хатын-кызны машина бәрдергән

Авария кичә кичке сигезләр тирәсендә Декабристлар урамындагы 2нче йорт каршында булган.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда светофорның кызыл уты янганда юл аша чыккан хатын-кызны машина бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Авария кичә кичке сигезләр тирәсендә Декабристлар урамындагы 2нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, хатын-кыз светофорның кызыл уты янган вакытта юл аркылы чыккан», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Фаҗигане күргән кешеләр әйтүенчә, хатын-кызга 50 яшьләр тирәсе булган. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшләгән. Авариянең сәбәпләре ачыклана.