Прокуратура Түбән Кама сәүдә үзәгендә булган янгыннан соң тикшерү башлады

Кичә сәүдә үзәгеннән 90 кеше, шул исәптән 30 бала эвакуацияләнгән.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Прокуратура Түбән Камада «Старт» сәүдә үзәгенең икенче катындә булган янгыннан соң тикшерү башлады. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Сәүдә үзәгеннән 90 кеше (шул исәптән 30 бала) эвакуацияләнде. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде.

Янгын батут үзәгендә кабынып киткән. Анда эретеп ябыштыру эшләре үткәрелгән.