Казанда ут бетү аркасында Горький шоссесында бөке хасил булды

Бөке Казаннан Осиново һәм Юдино борылышына кадәр сузылган.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ» ). Ут сүндерелгән вакытта светофорлар эшләмәү сәбәпле, Казанда Горький шоссесында бөке хасил булган. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә.

Аларның мәгълүматлары буенча, Казаннан Осиново һәм Юдино борылышына кадәр бөке хасил булган.

Шаһитлар тиздән светофорларның эшли башлавын һәм трассада ут булуын хәбәр итте.