420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәре үзәгендә «Лада» автомобиле зур тизлектә баганага килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллыдагы үз хәбәрчесе хәбәр иткән.
«Гранта» йөртүчесе Минзәлә ягыннан зур тизлектә хәрәкәт иткән. 32 яшьлек ир-ат идарәне югалткан һәм машина яктырткыч баганасына килеп бәрелгән», — дип сөйләде хәбәрче.
Зыян күргән ир-ат комага киткән. Аны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.