420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама районында гөмбәгә барган 53 яшьлек ир-ат һәм аның 57 яшьлек хатыны урманда адашкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл кичә көндез Кызыл-Юл урман хуҗалыгында булган.
Аларны 11 нче коткару часте хезмәткәрләре эзләп тапкан, адашучыларга медицина ярдәме таләп ителмәгән.