Казанда автомобиль әйләнеп капланган

Ямашев проспектында 14нче модель «Лада» һәм «Рено Дастер» бәрелешкән.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда бер яшьлек бала утырган автомобиль әйләнеп капланган. Бу хакта Казан шәһәренең Юл-патруль хезмәте полкында хәбәр иттеләр.«Ямашев урамында 14нче модель «Лада» машина йөртүчесе юл бирмәү сәбәпле, «Рено Дастер» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, көчле бәрелүдән соң, иномарка әйләнгән», — дип сөйләделәр оешмада.Урынга килгән табиблар «Рено» салонында булган бер яшьлек сабыйга һәм аның 29 яшьлек әнисенә баш мие селкенгән, дип диагноз куйган.