Чирмешән районында әйләнеп капланган автоцистерна йөртүчесе һәлак булган

Һәлакәт Шонталы - Әҗи юлының Күтәмә һәм Ивашкино бистәләре арасында булган.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Чирмешән районында әйләнеп капланган автоцистерна йөртүчесе үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.«Һәлакәт Шонталы - Әҗи юлының Күтәмә һәм Ивашкино бистәләре арасында булган. Техник су ташучы «КАМАЗ» автомобиль-цистернасы юлдан чыгып киткән һәм әйләнеп капланган», — дип сөйләде шаһитлар.Алган җәрәхәтләрдән машина йөртүче һәлакәт урынында ук үлгән.