Казанда чит ил автомобилен идарә итүче хатын-кыз «зебра»да велосипедчыны бәрдергән

Авария кичә Гвардия урамында булган.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда чит ил автомобилен идарә итүче хатын-кыз «зебра»да велосипедчыны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Авария кичә Гвардия урамында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Шкода» автомобилен идарә итүче 27 яшьлек хатын-кыз уңга борылган вакытта юл бирмәгән һәм 21 яшьлек велосипедчыны таптаткан.

Нәтиҗәдә, яшүсмер ботын бәргән.