Казан юлында фурадан куркыныч матдә агуын шаһитлар видеога төшергән

Гадәттән тыш хәл бүген шәһәрдән чыгу юлында булган.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Казан юлында фурадан куркыныч матдә агуын шаһитлар видеога төшергән.Видеода йөк машинасы цистернасыннан чыккан матдәнең парга әйләнүе күренә. Бу матдә кеше өчен зарарлы.«Татар-информ» агентлыгы Званка авылы янында М7 трассасының 829нчы чакрымында автоцистернадан тригонокс агуы турында хәбәр иткән иде. Юлда хәрәкәт туктатылган һәм бу юлны урап узу оештырылган. Зыян күрүчеләр юк.