news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда исерек шофер каршыга килүче машина белән бәрелешеп, зыян күргән

Авария кичә кич Тукай районында, М7 трассасында булган.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда исерек шофер каршы як полосага чыгып зыян күргән. Бу хакта авария урыныннан «Татар-информ» агентлыгының үз хәбәрчесе сөйләде.

Авария кичә кич, Тукай районында М7 трассасында булган. «Лада» фургонының 35 яшьлек исерек шоферы каршы як полосага чыга һәм «Рено» машинасы белән бәрелешә. 

«Юл-транспорт фаҗигасендә аварияне китереп чыгарган исерек шофер зыян күргән. Ир-атның сөякләре сынган, баш мие селкенгән һәм баш сөяге зарарланган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр», — дип сөйләде агентлык хәбәрчесе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100