Әлмәт кешесен яңа туган баласының үлеме өчен хөкем итәчәкләр

Саксызлык аркасындагы кеше үлеменә китерү турындагы җинаять эше судка тапшырыла.
(Әлмәт, 11 июль, "Татар-информ",  "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлене яңа туган баласының үлеме өчен хөкем итәчәкләр. Ике айдан соң кыз бала аңына килә алмыйча хастаханәдә үлә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның март аенда 36 яшьлек ир яңа туган кызын диванга төшереп җибәрә һәм кыз башы белән диванның каты өлешенә бәрелә. Баланы аңсыз хәлдә эчке баш сөяге җәрәхәте белән хастаханәгә салалар.Әти кеше бу хәлнең ничек килеп чыгуын табиблардан һәм хатыныннан яшергән. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгән.Саксызлык аркасындагы кеше үлеменә китерү турындагы җинаять эше судка тапшырыла.