Чаллыда «ДЭУ» автомобиле һәм маршрут автобусы бәрелешкән

Авария бүген иртән «ЗМА» җәмәгать транспорты тукталышы каршында булган.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Чаллыда «ДЭУ Матиз» автомобиле һәм «Форд» маршрут автобусы бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.«Бүген «ЗМА» җәмәгать транспорты тукталышы каршында «Форд» автобусы һәм «ДЭУ» автомобиле бәрелеште. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле юл читенә чыгып, газонга килеп керде», - дип белдерде алар.Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария нәтиҗәсендә «ДЭУ Матиз» автомобилендә барган өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне «ашыгыч ярдәм» табиблары карый.