Казанда автобусларны тикшерүләр башланды

Транспорт чараның техник җитешсезлеген тапкан очракта, аны эксплуатацияләү тыелачак.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Агымдагы елның 24 июленә кадәр даими яки заказ буенча муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрут буенча пассажирлар йөртү башкарган барлык автобуслар тикшереләчәк. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы ЮХИДИ бүлеге җиткерә.

Аеруча зур игътибар хезмәт һәм ял режимын үтәүгә, машина йөртүчеләрне техник чара кулланып тикшерүгә (тахограф) биреләчәк. Транспорт чараcsның техник җитешсезлеген тапкан очракта, аны эксплуатацияләү тыелачак.

Ел башыннан Казанда автобус йөртүчеләр гаебе белән дүрт дистә юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, 46сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәр икенче юл-транспорт һәлакәте: автобус салонында пассажир егылу.