Бөгелмә районында җиңел машина юл кырыена төшеп китеп, өч кеше зыян күргән

Һәлакәт Р239 трассасының 242нче километрында килеп чыккан.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Бөгелмә районында чит ил машинасы юл кырыена төшеп китеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Р239 трассасының 242нче километрында "Дэу Матиз” машинасының 18 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып, юл кырыена әйләнеп төшүе турында хәбәр алынган.

Урынга 64нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре , полиция һәм табиблар чыккан.
Һәлакәт нәтиҗәсендә "Дэу Матиз” машинасы йөртүчесенең баш мие селкенгән һәм яралар алган, 17 яшьлек пассажирның корсагы һәм муены җәрәхәтләнгән, 18 яшьлек пассажир да алган җәрәхәтләрдән алдагылары белән бергә Бөгелмә районы хастаханәсенә озатылган.