АСВ Татфондбанк белән 1,6 млрд сумлык килешүне кире кагуны таләп итә

Чүпрәле элеваторы һәм “Роял Тайм Групп” бурычларын каплау буенча чираттагы дәгъвалар 7 июльгә бирелгән.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Кертемнәрне иминиятләү агентлыгы (АСВ) Татарстан Арбитраж судына Татфондбанк һәм 1,6 млрд сумлык бурычлы клиентлары арасындагы 5 килешүне юкка чыгару турында чираттагы гаризаларын биргән.

Дәгъвалар 7 июль көненә бирелгән, дип хәбәр ителә АСВ сайтында.

Бурычларны кайтарту буенча булган банк операцияләре арасында 2016 елның 28 һәм 30 ноябрендә һәм 12 декабрьдә 21,486 һәм 27 млнлык зыян күргән “Чүпрәле Элеваторы” бар.

“Роял Тайм Групп”, Татфондбанк һәм “Тимер Банк” арасында төзелгән кредит килешүләре буенча исәп-хисаптан чыгарылган 589 һәм 518 млн сумлык бурычны кайтару өчен ике килешүне юкка чыгаруны сорый. Алар 5, 7 һәм 12 декабрьдә төзелгән булган.