Абхазиядә Россия туристы үтерелгән

Һөҗүм итүчеләр качкан, аларны Абхазия хокук саклау органнары эзли.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Абхазиядә юлбасарлар белән сугышкан вакытта Россия туристы үтерелә, дип яза "Известия".

Вакыйга бүген көндез Гудаут районының Ачандара авылы тирәсендә була. Балыктан җәяүләп кайтып килүче Россия туристларына кораллы кешеләр һөҗүм итеп, акча таләп итә. Сугышкан чакта россиялеләрнең берсе пычак белән яралана. Ул хастаханәдә вафат була. Һөҗүм итүчеләр качкан, аларны Абхазия хокук саклау органнары эзли.