2013 елның беренче яртысында тимер юл кичүләрендә 138 юл-транспорт һәлакәте чыккан

Аларда 30 кешенең гомере өзелгән

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”). 2013 елның беренче яртысында автомобиль йөртүчеләрнең тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуы 138 юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп булган (узган елга караганда 4 очракка күбрәк). Аларда 138 кеше зыян күргән, шуларның 30 ы җәрәхәт һәм имгәнүләрдән үлгән.
Һәлакәтләрнең яртысыннан артыгы якынлашып килгән поезд белән автомобиль юлы арасындагы ераклык 500 метрдан да азрак булган кичүләрдә чыккан. Автотранспорт йөртүчеләр поезд якынлашуын хәбәр иткән яктырткыч һәм тавыш сигналларына карамыйча, хәрәкәтен дәвам иткән. Кайбер очракта автомобильләр ябык шлагбаум, кайберләрендә махсус киртәләү җаланмасы аша узу җаен тапкан.
Бу чорда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә поездлар хәрәкәте гомуми алганда 107 сәгатькә тукталып торган.
“Россия тимер юллары” автотранспорт йөртүчеләрне тимер юл кичүләрендә уяу булырга һәм хәрәкәт кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра, дип хәбәр итә “РТЮ” рәсми сайты.