Казанда машина бәрдергән велосипедчы хастаханәдә үлгән

Юл-транспорт һәлакәтендә Opel автомобиленең 38 яшьлек пассажиры зыян күргән.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә, 10 июньдә, төнлә сәгать бердә автомобиль 20 яшьлек велосипедчыны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте Казанда Береговая урамында булган. Opel машинасы белән идарә итүче бордюр ташына менгән һәм велосипедка утырган егетне бәрдергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Каты имгәнгән егетне хастаханәгә китергәннәр, соңрак ул үлгән. Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтендә Opel автомобиленең 38 яшьлек пассажиры зыян күргән.