Казанда бер яшьлек баланың аягы автобус ишегенә кысылган

Балага хастаханәдә медицина ярдәме күрсәткәч өенә кайтарганнар.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә иртәнге сәгать тугызда һәлакәт булган. Автобус ишеген япмыйча хәрәкәт итә башлаган, ә ишеге ябыла башлагач бер яшьлек кызның аягы кысылган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, бала әнисенең кулында булган. Юл-транспорт һәлакәтендә кызның аягы имгәнгән. Балага хастаханәдә медицина ярдәме күрсәткәч өенә кайтарганнар.