Россиядә аек булмаган хәлдә корал йөрткән өчен санкцияләрне катгыйландырырга ниятлиләр

Хәзерге вакытта мондый очракта санкция бер елдан ике елга кадәр корал саклау һәм йөртү буенча махсус хокукны тыя.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Куркынычсызлык буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Василий Пискарев комитетның алкоголь, наркотик кулланган яки психотроп матдәләр тәэсирендә булганда корал йөртүгә махсус хокуктан бөтенләйгә мәхрүм итәргә ниятли, дип җиткерә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзерге вакытта мондый очракта санкция бер елдан ике елга кадәр корал саклау һәм йөртү буенча махсус хокукны тыя.

Моннан тыш, Куркынычсызлык буенча Дәүләт Думасы комитетында әгәр дә корал хуҗасы аек булмаган хәлдә, корал сату белән бәйле булмаган административ хокук бозган булса, гражданлык коралын саклау һәм йөртүне тыю мәсьәләсе каралачак.