Фото: Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, берәү үлгән

Фаҗига Казан – Оренбург трассасының 146нчы километрында булган.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Бүген Чистай районында “ВАЗ 2107” машинасы “КАМАЗ”га бәрелеп, өч кеше зыян күргән, берсе үлгән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Казан – Оренбург трассасының 146нчы километрында булган һәлакәт турындагы хәбәр килеп ирешкән. 46 нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре машиналарның аккумуляторларын сүндереп, гидравлик җиһаз ярдәмендә зыян күргән кешеләрне алган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә “Жигули”ның 23 һәм 20 яшьлек пассажир хатын-кызлар, шулай ук җиңел машина йөртүче госпитализацияләнгән. “ВАЗ 2107”нең бер пассажиры һәлак булган.