news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада лицей директоры Руслан Садыйков 35 яшендә вафат булган

Мәрхүмне бүген Балтач районында җирлиләр.

Түбән Камада лицей директоры Руслан Садыйков 35 яшендә вафат булган

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Түбән Каманың 24 нче лицее директоры Руслан Садыйков 35 яшендә вафат булды.

Ул берничә тапкыр инсульт кичергән булган. Бу турыда лицейның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Руслан Садыйков шушы лицейны тәмамлаган, аннары 2018 елда директор итеп билгеләнгән.

Мәрхүмне бүген, 11 майда, Балтач районының Пүскән авылында җирлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100