news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова: 175 нче мәктәпкә һөҗүм иткән кеше үзе генә булган

Җинаятьченең ярдәмчеләре булмаган.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанның 175 нче мәктәбендә атыш оештырган кеше үзе генә булган.

Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Җинаятьче үзе генә эш иткән, аның ярдәмчеләре булмаган», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанның 175 нче гимназиясендәге атышта сигез кеше һәлак булды, 21 кешене хастаханәгә алып киттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100