news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы 175нче гимназия территориясендә террорчылыкка каршы операция үткәрелә

Урында табиблар һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшли.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казандагы 175нче гимназия территориясендә (анда бүген 19 яшьлек җинаятьче балаларга утлы коралдан атты) террорчылыкка каршы операция үткәрелә. Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның мәгълүмати үзәге вәкиле Александр Поляков шул хакта хәбәр итте.

«Бүген 9.30 сәгатьтә Казан шәһәрендә коралланган җинаятьче Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче гимназиядә ут ачты. Гимназия территориясендә террорчылыкка каршы операция үткәрелә, биредә хокукый режим гамәлгә кертелде», - дип белдерде ул.

Мәгълүмати үзәктә билгеләп үтүләренчә, махсус хезмәтләр оператив-эзләү чаралары һәм тикшерүләр үткәрә. Комитетта һөҗүм итүченең тоткарлануын, ә балаларның мәктәп бинасыннан эвакуацияләнүен әйттеләр.

Илкүләм террорчылыкка каршы комитет вәкиле җиде баланың һәлак булуы, 16 укучы һәм гимназия хезмәткәрләренең яралануы турында хәбәр итте. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева биргән мәгълүматлар буенча, атыш вакытында сигез кеше (шуларның җидесе – бала, берсе – укытучы) һәлак булган, зыян күргән 21 кешене хастаханәгә озатканнар.

«Зыян күрүчеләргә тиешле медицина ярдәме күрсәтелде, урында табиблар һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшли», - дип сүзен төгәлләде Поляков.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казандагы 175нче гимназиягә килүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100