news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күпердән елгага егылып төшкән өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарганнар

Ашыгыч ярдәм табиблары аны 7нче шәһәр хастаханәсенә озаткан.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 06.16 сәгатьтә 112 бердәм номерына Казанның Ямашев проспектында өченче транспорт дамбасы күпереннән Казансу елгасына бер хатын-кызның егылып төшүе турында хәбәр килгән.

06.36 сәгатьтә 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, көймәдә елгага кереп, күпердән 150 метр читтә 67 яшьлек хатын-кызны табып алган һәм яр буена алып чыккан. Ашыгыч ярдәм табиблары аны 7нче шәһәр хастаханәсенә озаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100