Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мәктәбендә зыян күргән балалар арасында Баулыда туган яшүсмер дә булган
Тимурның бертуган энесе 12 яшьлек Әмир күрше сыйныфта булган.
(Баулы, 11 май, «Татар-информ», «Баулы-информ»). Казанның 175нче гимназиясендә Баулы шәһәрендә туган 14 яшьлек яшүсмер дә зыян күргән. Хәзер Тимур З. Республика балалар клиник хастаханәсендә, аның хәле авыр дип бәяләнә.
Малайның әтисе Марат З. сөйләвенчә, ике ел элек аның ике улы әниләре белән Баулыдан Казанга күчкән.
«Баулы-информ» хәбәрчесе белән аралашканда Маратның Казанга улы янына килеше булган. Тимурның әтисе сүзләренчә, ул авыр хәлдә — укучының үпкәсе яраланган.
Соңрак Тимурга ашыгыч рәвештә операция ясаулары билгеле булды. Хәзер аның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә.
Тимурның бертуган энесе 12 яшьлек Әмир күрше сыйныфта булган. Бәхеткә, ул зыян күрмәгән.
«Безнең математика дәресе иде, мин такта янына чыккан идем. Шул вакытка сыйныф җитәкчесе керде һәм „мәктәптә кемнедер үтергәннәр“ дип бикләнергә кушты. Аннары мәктәп радиосыннан кабинет ишекләрен бикләргә һәм идәнгә ятарга куштылар. Шул вакытта атыш тавышы ишеттек», — дип сөйләде Әмир.
Аны сүзләренчә, барысы да бик тиз булган. Атыштан соң кабинет ишеген шакыганнар, әмма укытучы ачарга ашыкмаган. Бары тик ишек артында полиция булуына ышангач, укытучы ишекне ачкан.
Укучыларны урамга чыгарганнар, алар укытучылары белән бергә ата-аналарын көткән. Әмир абыйсын эзләгән. Абыйсының классташы аның яралануын әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз