news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендә атыш буенча кайнар элемтә телефоны игълан ителде

Ата-аналар Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең 292-44-03 һәм 292-37-04 телефоннарына шалтырата ала.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның 175нче мәктәбендә булган атыш аркасында кайнар элемтә игълан ителде.

Ата-аналар Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең 292-44-03 һәм 292-37-04 телефоннарына шалтырата ала, дип хәбәр иттеләр Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтеннән.

175нче гимназиядә укучыларны 181 һәм 40нчы балалар бакчаларына эвакуацияләделәр. «Анда психологлар һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли, балаларны ашату оештырылган», - дип искәрттеләр шәһәр хакимиятендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100