news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургта Boeing 737 очкычы ашыгыч рәвештә төшеп утырган

Самолетның кире очып китү вакыты әлегә билгесез.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Nordwind аваикомпаниясенең Мәскәүдән очкан Boeing 737 самолеты Оренбург аэропортында ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта РИА Новости яза.

Самолетның кире очып китү вакыты әлегә билгесез дип хәбәр итә авикомпания вәкиле Игорь Александров.

Самолетның очып китүе җирле вакыт белән 12:10 сәгатькә билгеләнгән булган. Хәзерге вакытта очкыч перронда тора. Игорь Александров сүзләренчә, инструменталь контроль чараларының мәгълүматлары Мәскәүгә җибәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot