Татарстанда автомат янгын датчиклары күпбалалы гаиләнең гомерен саклап калган

Янгын датчиклары узган ел Президент программасы кысаларында урнаштырылган булган.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген иртән Баулы районы Алексеевка авылының Совет урамында шәхси йортта килеп чыккан янгында, узган ел Президент программасы кысаларында әлеге күпбалалы гаиләгә урнаштырылган янгын сигнализациясенең автомат датчигы эшләү нәтиҗәсендә, өйдәгеләр  янган торактан вакытында чыгып китә алган. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йорт 9.33 сәгатьтә яна башлаган. Анда 26 яшьлек хатын-кыз белән аның 6 яшьлек баласы булган, алар бу вакытта йоклаган. Ире иртән - эшкә, ә ике баласы мәктәпкә киткән. Хатын-кыз узган ел әлеге гаиләгә күзәтү эшчәнлеге хезмәткәрләре белән бергә Бавлы районының Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте урнаштырган, төтен тәэсиреннән эшли башлаган янгын турында хәбәр бирү автоматының көчле тавышына уяна.

Әнисе улына тәрәзәдән урамга чыгарга ярдәм итә, ә үзе янгын башланган янкорма ишегеннән чыгарга уйлый. Хатын-кызның тәне пешә, ул хәзер район хастаханәсендә. Малай янгыннан зыян күрми.

Баулы районында янгын турында хәбәр бирә торган автоматлар күпбалалалы гаилә яши торган 26 йортта урнаштырылган.