Самара өлкәсендә беренче курста укучы ике кыз поезд астына эләккән

Кызлар медицина көллиятендә укыган.

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Кичә  20.25 сәгатьтә йөк поезды ике студент кызны бәрдерткән. Алар Самара өлкәсендә урнашкан Новоотрадная тимер юл станциясендәге юлны тиз генә йөгереп чыкмакчы булган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

17 яшьлек һәм 18 яшьлек кызлар кузгалып барган электричкага җитешергә теләгән. Шунлыктан, тиешсез урында юлны чыгып, поезд астына эләккәннәр. Алган имгәнүләр сәбәпле аларның гомере өзелгән. Кызлар медицина көллиятенең беренче курсында укыган.