"Башнефть"нең элеккеге башлыгы Урал Рәхимов эше буенча тикшерү вакыты озайтылды

Моңа кадәрге тикшерү вакыты 28 апрельдә төгәлләнгән иде.

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). "Башнефть" җәмгыятенең элеккеге башлыгы Урал Рәхимов эше буенча тикшерү вакыты өч айга – 28 июльгә кадәр озайтылган. Бу хакта ТАСС агентлыгына аның адвокаты Сергей Макаренко җиткергән.

Исегезгә төшерәбез, Урал Рәхимов Башкортстан ягулык-энергетика комплексы предприятиесе акцияләрен урлау һәм легальләшерүдә гаепләнә. Тикшерү вакытының озайтылуы Рәхимовның чит ил банкларындагы хисаплары һәм салынган акчасы буенча сорауларга җавап алынмау белән аңлатыла.

Сүз уңаеннан, Урал Рәхимов – Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның улы. ТАСС язуынча, тикшерү фаразлары буенча, Урал Рәхимов шуннан файдаланып, берничә акционерлык җәмгыятенең 130 миллиард сумлык контроль акция пакетларын кулга төшергән, алар белән үзе теләгәнчә файдаланган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, шуннан соң ул милекне урлау белән бәйле финанс операцияләре башкарган – 2,5 млрд. долларга берничә юридик оешманың акция пакетларын саткан. 

Хәзерге вакытта ул Австриядә.