Казанда хатын-кыз идарәсендәге “УАЗ” ир-атны бәрдергән

Җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Артур Еникеев). Узган тәүлектә Казанда 114 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
11.50 сәгатьтә 58 яшьлек шофер идарәсендәге “Хундай” автомобиле Копылов урамы буенча барганда, җәяүлеләр зонасында светофорның кызыл төсенә юл аша чыгып баручы 10 яшьлек кызны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә укучы җәрәхәтләр алган, медицина ярдәме күрсәтелгәч травмпункттан чыгарлыган.
15.20 сәгатьтә Челюскин урамында тагын бер җәяүлене машина бәрдергән. “УАЗ Патриот” автомобиле белән идарә итүче 42 яшьлек хатын-кыз тиешсез урында юл аша чыгып баручы 53 яшьлек ир-атны бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәяүле тән җәрәхәтләре алган.
Казанның ЮХИДИ мәгълүматлары буенча узган тәүлектә 1081 шофер һәм 264 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. 13 машина йөртүче исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утырган өчен тоткарланган.