Мәскәүдән очучы самолет Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган

Лайнер бортында 85 пассажир булган.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Мәскәүдән очучы самолет Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына “Казан” Халыкара аэропорт матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин.

Самолет Мәскәүнең “Домодедово” аэропортыннан Самарага очкан. Самарада “Курумоч” аэропорты вакытлыча ябылу сәбәпле, самолет Казан аэропортына төшкән.

Лайнер бортында 85 пассажир булган. Бөтен пассажирлар да Казан аэровокзалында. Самолет 20.30 сәгатьтә Самарага очарга тиеш.