Татарстанлы ялгыш 100 мең сумга ялган алкоголь саткан

Ялгыш, чөнки ул аны икътисади җинаятьләргә каршы көрәш хезмәткәрләренә "төрткән"

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). “Контрафакт” операциясе барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш буенча идарәсе хезмәткәрләре 100 мең сумга чаллылы 55 яшьлек ир кешедән составында спирт булган 900 литр сыеклык сатып алган. Әлеге продукция ялган “Коньяк” булып, 5әр литрлы пластик савытларга тутырылган. Экспертлар тикшереп, әлеге спиртлы сыеклыкны эчкән очракта, ул кешеләрнең сәламәтлегенә һәм хәтта гомеренә зыян салырга мөмкин, ягъни куркынычсызлык таләпләренә җававп бирерлек түгел, дигән нәтиҗә чыгарган.

Министрлыкның мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, полиция хезмәткәрләре шушы ир кешенең Санкт-Петербургтан, Татарстан территориясендә сату өчен, спитрлы сыекчаларны күпләп һәм системалы рәвештә ташыганын ачыклаган. Хәзерге вакытта исә РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.