Лаеш районында чүп ташый торган машина манипуляторы астында калган кеше һәлак булган

Фаҗига кичә көндез Столбище авылында килеп чыккан.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лаеш районының Столбище авылында чүп ташый торган машина манипуляторы астында калган ир-ат һәлак булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Кичә көндез Столбище авылының Кооператив урамындагы 7 нче йорт янында ир-атның манипулятор җайланмасы астына кысылуы турында хәбәр иткәннәр.

Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, 54 яшьлек ир-ат чүп ташый торган «КАМАЗ» машинасының манипуляторы астында кысылып калган.

Коткаручылар гидравлик пресс ярдәмендә мәрхүмнең мәетен машина астыннан алган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.