Актаныш районында 82 яшьлек күршесен көчләгән ир-атны әбинең оныгы кыйнаган

Әбинең оныгы, бу хәлне белгәннән соң, баллон ачкычы алып күршенең өенә барган.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Актаныш районында өлкән яшьтәге күршесен көчләгән ир-атны җинаять корбаны булган әбинең оныгы кыйнап ташлаган.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, февраль ахырында Актаныш районы Иске Богады авылында 56 яшьлек ир-ат исерек килеш 82 яшьлек күрше карчыгының өенә кергән һәм әбине көчләгән.

Әби барысын да оныгына сөйләп биргән. Шуннан соң әбинең оныгы ир-атны баллон ачкычы белән кыйнаган. Әлеге факт буенча полиция процессуаль тикшерү үткәрә, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерүнең барышын күзәтү ведомствосы үз контроленә алган.

Өлкән яшьтәге хатын-кызны көчләүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.