Нурлатта төнлә фатирында янгын чыккан хатын-кызны коткарганнар

Бүген Карл Маркс урамындагы 27 нче йортта төнге сәгать беренче яртыда янгын чыккан.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Нурлатта янгын сүндерүчеләр төнлә фатирында чыккан янгыннан хатын-кызны коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына төнге беренче яртыларда Карл Маркс урамындагы 27 нче йортта икенче катта фатир януы турында хәбәр килгән. 125нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләрен подъезд янында күршеләре каршы алган һәм фатирда хуҗабикә булырга мөмкинлеге турында сөйләгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк бинадан 15 кеше эвакуацияләнгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә балконнан куе кара төтен тарала торган булган. Алар төтен баскан фатирдан «Капюшон» тибындагы коткару җайланмасы ярдәмендә 61 яшьлек хатын-кызны алып чыккан.

Янгын тулысынча сүндерелгән. Нәтиҗәдә, ут 10 квадрат метр мәйданда диван һәм әйберләрне юкка чыгарган. Янгын чыгу сәбәпләре билгеләнә.