Казанда җиңел машина бәрдергән әбине хастаханәгә озатканнар

Кичә көндез Себер трактында 19нчы йорт каршында машина 80 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина йөртүче 80 яшьлек хатын-кызны бәрдергән, аны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Авария кичә Себер трактында 19нчы йорт каршында төш вакыты тирәсендә булган. ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, «Лада»ның 24 яшьлек шоферы, сулга борылганда, светофорның рөхсәт итү сигналына юлдан чыгучы өлкән яшьтәге ханымга юл бирмәгән.

Нәтиҗәдә, пенсионерның аягы сынган.