Өч автомобиль бәрелешеп, Казанның Восстание урамында җитди бөке барлыкка килде

Авария бүген иртән 122нче гимназия каршында килеп чыккан.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Өч автомобиль бәрелешкәннән соң Казанның Восстание урамында җитди бөке барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде.

Бүген иртән иртүк Восстание һәм Васильченко урамнары киселешендә 122нче гимназия каршында юл-ранспорт һәлакәте булды. Биредә берьюлы өч җиңел машина — «Форд», «Шевроле» һәм «Лада» юл бүлешә алмаган.

Машиналар берьюлы ике хәрәкәт полосасын япкан, бу юлда җитди тоткарлыклар тудырган. «Яндекс.Бөке» порталы мәгълүматлары буенча, биредә Декабристлар урамы белән киселештән башлап бөке барлыкка килгән, шунлыктан машина йөртүчеләргә урап узу юлларын эзләргә кирәк.