Казанда 67 яшьлек хатын-кызны «зебра»да машина бәрдергән

Юл һәлакәте узган шимбәдә Рихард Зорге урамындагы 119нчы йорт каршында булган.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Казанда 67 яшьлек хатын-кызны «зебра»да машина бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Шимбә көнне, 9 мартта, «Лада Приора» автомобилен идарә итүче 30 яшьлек ир-ат Рихард Зорге урамындагы 119нчы йорт каршында көйләнмәгән җәяүлеләр кичүендә 67 яшьлек хатын-кызны таптаткан», - дип белдерделәр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.