35 яшьлек азнакайлыны мошенниклар алдаган

Ул күрсәтелгән банк картасына 5 мең сум акча күчерә.
(Азнакай, 11 февраль, "Ттар-информ", "Маяк"). Узган атнада 35 яшьлек ханым дежур бүлеккә мөрәҗәгать итеп, мошенниклар кармагына эләгүен әйтә, дип яза районның "Маяк" газетасы.Аңа социаль челтәр аша бер танышы мөрәҗәгать итеп, үзенең финанс кыенлыклар кичерүен әйтә һәм акчалата ярдәм сорый. Дустына ярдәм итү теләге көчлерәк булып чыга, әлбәттә, каза күрүче аны-моны уйлап тормый, күрсәтелгән банк картасына 5 мең сум акча күчерә. Эшнең нәрсәдә икәнен төшенгәндә инде соң була.