news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын алты кеше үлгән

22 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 1395 кеше үлгән.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда алты кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диделәр республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

1951 һәм 1961 елларда туган ике ир-ат һәм 1957, 1934, 1963 и 1939 елларда туган дүрт хатын-кыз ковид корбаны булган.

Шулай итеп, 22 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 1395 кеше үлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100