Әлмәттә юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесенең гомере өзелгән

Җиңел машина йөртүчесенең машина белән идарә итү хокукы булмаган, ул каршы як полосага чыккан.
(Әлмәт, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген, 11 декабрьдә 6.30 сәгатьтә Әлмәтнең Бигәш урамындагы 123 нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.1992 елгы ир-ат идарәсендәге "Дэу Нексия" автомобиле 1960 елгы шофер идарәсендәге "ПАЗ 320530-22" автобусы белән бәрелешкән. Җиңел машина йөртүчесенең машина белән идарә итү хокукы булмаган, ул каршы як полосага чыккан.Юл-транспорт һәлакәтендә "Дэу Нексия" автомобиле йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булган. Автобусның 1989 елгы пассажиры медсанчастькә озатылган.