Яңа елда республика юлларында 15 кеше транспорт һәлакәтеннән үлгән

Һәлакәттә исән калган хатын-кызның хастаханәдә йөрәге туктаган

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә сәгать иртәнге 8 нче 20 минутта Мәскәү – Уфа юлының Татарстанның Алабуга районы турысындагы 992 нче чакрымында арыган хәлдә “Фольксваген Бора” машинасы руленда барган 1987 елгы кеше зур тизлектә каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм ”Лада Приора” белән “маңгайга-маңгай” бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, балалар өчен махсус утыргычы булмаган “Лада”да утырган 2002 елгы пассажир шунда һәлак булган, аның белән идарә иткән 1953 елгы зат, аның 1973, 1978 һәм 2000 елгы, шулай ук “Фольксваген”ның 1987 елгы пассажирлары район үзәк хастаханәсенә озатылган.

Әлеге һәлакәттән 1,5 сәгатькә генә соңрак Арчаның Ватан һәм Мостовая урамнары чатында “Фольксваген Пассат” белән идарә иткән 1985 елгы ир-егетнең борылганда игътибарсызлыгы сәбәпле, ул каршысына килгән “ВАЗ-2114” машинасына бәрдергән. Шуннан “Фольксваген” салонындагы 1986 елгы хатын-кыз бәрелеп, район үзәк хастаханәсенә китерелгән, әмма кабул итү урынында аның йөрәге туктаган.

Республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, яңа елның 10 көнендә республика юлларында инде 15 кеше транспорт һәлакәтеннән үлгән, 125е имгәнгән, җәрәхәтләнгән.