news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгын вакытында фермадан 300 сарыкны һәм 40 сыерны коткарганнар

Әлмәт районы Иске Михайловка авылы фермасының түбәсенә ут капкан.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда ут капкан фермадан хезмәткәрләр 300 сарык һәм 40 сыерны коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлмәт районы Иске Михайловка авылы фермасында янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 8.52 сәгатьтә килгән. Урынга Әлмәт янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре барган.

Урында 100 квадрат метрга якын мәйданда ферманың түбәсе януы ачыкланган.

Ферма хезмәткәрләре абзардан 300 сарык һәм 40 сыерны урамга чыгарып өлгергән.

Янгынны 9.33 сәгатьтә сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100